Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәчетендә күрмәүче һәм ишетмәүче шәһәрдәшләрне укыта башлыйлар

«Әбүзәр» мәчетендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен үзәк ачылды.

Чаллының "Әбүзәр" мәчете мәдрәсәсендә күрү һәм ишетү буенча инвалидлар өчен үзәк ачылды. Ул Татарстанда икенче. "Барыбыз өчен дә яхшы дөнья" ("Добрый мир для всех") мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәгенең Чаллы филиалы булып саналачак. 

Үзәкнең тантаналы ачылышына Казаннан "Барыбыз өчен дә яхшы дөнья" мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Лирия Кусайманова килде.

- Мөмкинлекләре чикле кешеләрне ашату һәм тегү һөнәренә укыту өчен Россия Президенты грантын алдык. Казандагы үзәгебезгә авыр хәлдә калганнар да, ишетми, күрми торган кешеләр дә йөри. Һәр көнне аларга дин, социальләшү буенча укулар үткәрәбез, ашатабыз, кул эшләренә өйрәтәбез. Йортсыз калганнарга торыр җир табып бирү дә - безнең бурыч. Шулай ук, югалткан документларын яңадан ясарга булышабыз. Инде менә Чаллыда да мондый үзәкне ачу насыйп булды, - дип сөйләде Лирия ханым. 

Ачылыштан соң, Чаллының күрми һәм ишетми торган кешеләре өчен беренче дәресләр дә үтте. Аларны Казаннан килгән белгечләр - сурдотәрҗемәчеләр үткәрде.  

Чаллы бүлеген күпъеллар 29нчы мәктәптә татар телен укыткан, аңа кадәр Чаллыда беренче мөселманнар мәктәбен ачкан Рима Исхакова җитәкләячәк. - Аллаһка шөкер, бездә дә мондый кирәкле үзәк ачылды. Ә бит Чаллыда да күпме күрми, ишетми торган кешеләр бар. Аларның да аралашасы, үзләрен кирәк итеп тоясы килә. Атнага бер тапкыр, пәнҗешәмбе көнне 11.00дан 14.00га кадәр җыелачакбыз. Казандагы кебек бездә дә дин дәресләре узачак. Әлегә күрмәүчеләр һәм ишетмәүчелур белән эшли алырлык, Луи Брайля методы белән укыта алырдай белгечләр эзләү, әзерләү өстендә эшлибез, - диде Рима ханым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уку мәчет