Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры ярминкәгә барды

Иртәгә бу елның соңгы ярминкәләре.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүген ГЭС бистәсендәге «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсен карады.
Ул авыл хуҗалыгы ярминкәсенә килгән Тукай районы башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиевка, авыл хуҗалыгы уңганнарына рәхмәт әйтте.

Мэр ярминкәләрнең мөһимлеген ассызыклады.

«Кибетләрдә чиратлар хасил була башлады. Шәһәр халкы ярминкәләрне көтә. Биредә югары сыйфатлы, чагыштырмача арзан бәядән киң ассортиментта азык-төлек сатыла», – диде Наил Мәһдиев.

Ул үзе дә ярминкәдән товарлар алды. Мэр Яңа ел бәйрәме алдыннан үзенчәлекле балалар белән очрашырга җыена. Татлы, тәмле ризыкларны ул балаларга бүләк итә.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре бүген һәм иртәгә 7.30дан 15 сәгатькә кадәр була.
Киләсе ярминәләр 15 февральдән башлана. 
Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкәләр