Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Кече бизнеста 114 мең кеше эшли»

Чаллыда салым түләүчеләр артты.

Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә мэр Наил Мәһдиев 2025 елның бюджет үтәлеше буенча яхшы булуын билгеләп үтте. Нәтиҗәдә салым түләүчеләр саны артты.

«2025 ел катлаулы, әмма бюджет үтәләше өчен уңышлы булды. Моның өчен хезмәт коллективларына, «КАМАЗ» ГАҖгә рәхмәт, алар шәһәр бюджетының 35 процентын формалаштыра.  Кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә 114 мең кеше эшли, бу – «КАМАЗ» ГАҖның өч коллективы», – дип билгеләп үтте мэр. 

Чаллыда алагрышлы үсеш территориясе (ТОР) предприятиеләрендә 10 меңнән артык өстәмә эш урыны булдырылды. Бу – 10 мең яңа салым түләүче дигән сүз. 
«2025 ел нәтиҗәләре буенча хезмәткәрләр саны 4,5 меңгә  артты», – дип йомгаклады Наил Мәһдиев. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бюджет «КАМАЗ» ГАҖ ТОР салым инспекциясе