Мэр Ралина Гыйләҗева, Нияз Билалов һәм аның тренеры Константин Толмачев белән очрашты.
Ул чемпионнарга һәм аларның остазларына халыкара ярышлардагы уңышлары өчен рәхмәт әйтте һәм шәһәр мэрының Мактау грамоталары һәм көнкүреш техникасына сертификатлар тапшырды.
«Һәр спортчының чемпион булу хыялы бар, һәм сез бу хыялны тормышка ашыра алдыгыз. Бу – яшь атлетларыбыз өчен яхшы үрнәк, тренерларыгыз, остазларыгызның хезмәт нәтиҗәсе. Аларга зур рәхмәт. Ярты миллионлы шәһәребез, Татарстан Республикасы сезнең уңышларыгызга шатлана», – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.
Наил Мәһдиев спортчыларның халыкара аренадагы казанышларын билгеләп үтте. Әзәрбайҗан башкаласы Бакуда дзюдо буенча дөнья чемпионатында «Олимпия» спорт мәктәбеннән Нияз Билалов 100 кг кадәр авырлык категориясендә өченче урын яулады. Бу – бронза Татарстан дзюдосы тарихында өлкәннәр дөнья чемпионатларында беренче медаль.

Йөзү буенча «Ефәк юлы» Дөнья Кубогы этапларында «Олимпия»ның тагын бер тәрбияләнүчесе Ралина Гыйләҗева беренче этапта Бакуда көмеш медаль яулады, икенчесендә Ташкентта – алтын медаль, өченчесендә Астанада – тагын бер алтын бүләк. Спортчы 50 м брасс дистанциясендә чыгыш ясады. Чемпионканың остазы – Лариса Хяккинен.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды.
Нет комментариев