Чаллы мэры Наил Мәһдиев полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Тантана һәлак булганнар мемориалына чәчәкләр салудан башланып китте.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев, эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Ханбиков көч структуралары җитәкчеләре белән бергә, мемориалга чәчәкләр салды.

Айрат Ханбиков шәхси составны һөнәри бәйрәм белән котлап:

«Бүген безнең тәҗрибәбез төбәктән читтә дә өйрәнелә: без Төньяк Кавказда һәм яңа территорияләрдә бурычлар үтибез, республикадагы иң эре спорт һәм сәяси чараларда иминлекне тәэмин итәбез. Шәһәр җитәкчелегенә һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиевка рәхмәтлебез. Быел шәһәр ведомство үсешенә зур өлеш кертте. Шәһәр биргән яңа автомобильләр бүлекләргә инде бүленгән һәм актив эшлиләр. Без прокуратура, судлар, ФСБ, Тикшерү комитеты белән хезмәттәшлек итәбез. Мин командабыз белән горурланам», – дип гарнизонның иң яхшы хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Эчке эшләр министрлыгының күкрәк билгеләрен тапшырды.

Наил Мәһдиев эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре  белән котлап бу датаның бөтен шәһәр өчен аеруча әһәмиятле булуын билгеләп үтте:

«Бүген безнең ил, республика һәм шәһәр өчен үзенчәлекле көн. 10 ноябрь –эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме генә түгел, бу, курыкмыйча әйтәм, гомуммилли бәйрәм. Совет милициясе көне, Полиция көне, Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне – ничек кенә аталмасын, ул шәһәребез халкы өчен һәрвакыт үзенчәлекле булып кала. Без аеруча дулкынлану белән хокук саклау органнары җитәкчеләренә һәм шәхси составка рәхмәт сүзләрен җиткерергә һәм аларга тирән хөрмәтебезне белдерергә килдек», – диде.

Мэр тәртип сакчыларын котлады һәм Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Полиция майоры Искәндәр Низамов махсус хәрби операция зонасында бурычлар үтәүчеләргә актив гражданлык позициясе һәм шәхси өлеше өчен 80 нче танк полкы командирыннан исемле корал белән бүләкләнде. Искәндәр Низамов илебезне ярату нәрсә икәнен үз мисалында күрсәтә: ул алгы сызыктагы хәрбиләргә системалы ярдәм күрсәтә.  2025 елда Мәскәүдә, Поклонная тавындагы Җиңү музеенда ул МВДның «Бергә булдыра алабыз» бөтенроссия премиясенә лаек булган беренче хезмәткәре булды.

Тантаналы чарада шәһәр прокуроры, КАМАЗ, Чаллы шәһәр суды, УФСБ, Тикшерү комитеты, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм хәрби комиссариат вәкилләре катнашты.

Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды.


полиция көне

Нет комментариев