Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәр көне белән котлады

Аның әйтүенчә, алда җитди бурычлар тора.

"Кыска вакыт эчендә ярты миллион халкы булган шәһәр һәм автомобиль заводы төзелде. Чаллы алга таба да үсешен дәвам итә һәм монда һәр чаллылының өлеше зур. Шәһәр халкының бүгенге буыны - КАМАЗда һәм Чаллы төзелешендә катнашкан ата-аналар эшләрен лаеклы дәвам итүчеләр. Алда бик күп җитди бурычлар тора. Бүген без сезнең белән шәһәребезнең никадәр матур, төзек, уңайлы булуын күрәбез. Яр Чаллыда уку һәм эшләү, планнар төзү һәм аларны тормышка ашыру өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Һәр чаллылының бу бәйрәмне шәхси, гаилә бәйрәме итеп тоюын телим. Шәһәр көнендә үзебезнең кече ватаныбызга мәхәббәтебезне белдерик", - дип язды үзенең социаль челтәрләрендә Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев