Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев үрнәк гаиләләрне хөрмәтләде

«Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә кемнәр лаек булды?

Чаллының тантаналар сараенда гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган күркәм чара узды. Башта тантаналы шартларда төрле милләт вәкилләреннән торган өч яшь гаиләнең никахы теркәлде. Алар гаиләләренең беренче документы – никахны рәсмиләштерү таныклыгы алдылар. Шулай итеп, 8 июльдә Язилә - Рәнис Баһаветдиновлар, Ирина – Константин Родионовлар һәм Айсылу - Вадим Миргалиевлар гаиләсе барлыкка килде. 

Бу көн икенче сабыйлары туган ике гаилә өчен дә истәлекле булды. Гайнетдиновларның уллары Нуриханга, Насыйбуллиннарның кызлары Саидага тантаналы төстә исем кушылды. Бу гаиләләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.  

Аннары шәһәр мэры Наил Мәһдиевка сүз бирелде. 

- Без беренче төзүчеләрнең хезмәт батырлыгын беләбез. Чаллыны һәм "КамАЗ" заводын илебезнең төрле төбәкләреннән килгән кешеләр, яшь гаиләләр төзеде. Алар шәһәрнең нигезе булып тора. Монда бергә эшләгән хезмәттәшләрне, дусларны күрүемә шатмын. Сез - бүгенге көндә үз гаиләләрен төзүче кияүләргә үрнәк. Киләчәктә дә матур итеп бергә эшлик", - дип ул Чаллының үрнәк гаиләләренә «Мәхәббәт һәм тугрылык» медальләре тапшырды. 

Бу бүләккә Фәния һәм Мөнир («Домкор» төзелеш компаниясе  җитәкчесе) Гайнулловлар, Лариса һәм Андрей Маловлар («Татпроф» компаниясе), Елена һәм Олег Лазаревлар («КАМАЗ» ГАҖ) гаиләсе лаек булды.

Мэр кулыннан шундый ук бүләкне С.Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты хезмәткәрләре Валентина һәм Николай Сысуевлар, теш табиблары үстергән Энҗе һәм Халит Сабировлар, мәдәният хезмәткәрләре Светлана һәм  Фәнил Сабировлар, автогигант хезмәткәрләре Венера Һәм Александр Наумкиннар гаиләсе алды. 

Чаллы ТЭЦында гомуми стажы 100 елдан артык булган династия башында торган Гәүһәрия һәм Галимҗан Гәрәвларга да медаль тапшырылды. Аларның ике улы бүгенге көндә дә ТЭЦта эшли. Социалистик хезмәт герое исемен алган Радик Җәләевның хатыны Алпина белән гаилә коруына 60 ел тулган. Аларның шатлыкларын уртаклашырга балалары, оныклары килде. 

Фәнил Сабировтан бәхетле гаилә сере нидә дип сорамыйча кала алмадым. 

"Бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәсәң гаилә бәхетле була. Хәзер дус, тату яшәү өчен мөмкинлекләр артты. Мәхәббәтне саклап, бер-береңне кадерләп яшәргә генә кирәк. Бәхетле гаиләләрдә балалар да бәхетле була", - диде ул. 

Тантананы "Энергетик" мәдәният сарае артистлары, шулай ук Лия һәм Артур Гыйниятуллиннар үзләренең матур чыгышлары белән бизәделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семья Чаллы мэры исем кушу