Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәрби гаиләсен сабыйлары туу белән котлады

Юзмановлар гаиләсенә 300 мең сум акча бүләк ителде.

 

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына киткән Сергей Юзманов гаиләсендә сөенечле вакыйга. Хатыны Чулпан белән аларның өченче балалары туды. Тимур белән Самираның сеңелесе дә булды. 
 

Юзмановларның нәни кызларын каршы алырга КДМЦга гаилнең туганнары, дуслары,  Чаллы мэры Наил Мәһдиев, 

предприятие җитәкчеләре, шәһәр Советы депутатлары килгән иде. 

 

Кызы Залинаны каршы алырга әтисе Сергей да кайткан.

 

Гаиләне шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. "Хәрбиләребезгә хезмәтләре, аларның хатыннарына, туганнарына түземлекләре өчен рәхмәт белдерәм. Без сезнең белән бергә балагыз туганга шатланабыз. Кызыгыз үзенең батыр әтисе  Сергей Дмитриевич исемен горурланып йөртсен. Әти-әниләр, туганнар, дуслар безнең чын хәрбиебез, Ватаныбыз сакчысы, сезнең улыгыз, туганыгыз белән горурлана аласыз", – дип гаиләгә шәһәрдән 100 мең сум акча һәм сабыйга бүләк тапшырды. 

Тимур белән Самирага да бүләкләр бирелде. 

 

Юзмановлар гаиләсенә шулай ук ир белән хатынның эш урыныннан да 100әр мең сум акча бүләк иттеләр. 

 

Шәһәр Советы депутаты Лариса Зубрилова депутатлар Жанна Халиуллина белән Евгений Архиповның бүләкләрен тапшырды. 

 

Күпбалалы Юзмановлар гаиләсендә гел шатлыклы вакыйгалар гына булып торсын. 

Гаилә башлыгы Сергей җиңеп, исән-сау кадерлеләре янына кайтсын. 

 

Фотолар Чаллы мэрының телеграмм каналыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы МАХСУС хәрби операция