Чаллы педагогика университетында волонтерлар өчен коворкинг ачылды
Коворкинг - заманча шартлар тудырылган эш урыннары, вакытлыча эшләү өчен офис дигәнне аңлата. Бүген «Мәрхәмәт үзәге» дип аталган андый урын волонтерлар өчен шәһәребезнең педуниверситетында ачылды.
Уку йортында инде 10 елдан артык "Мәрхәмәт бүләк ит" дип аталган студентлар берләшмәсе эшли. Егетләр-кызлар үзләре теләп мохтаҗларга ярдәм күрсәтә. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыеп тапшырды, Лисичанск балаларына Яңа ел бүләкләре әзерлзде,. Студентлар маскировка өчен челтәрләр дә бәйли.
Ә коворкингта алар социаль проектларны гамәлгә ашырачак. Бу үзәк актив шәһәрдәшләребез өчен дә файдалы булыр дип көтелә. Биредә волонтерлар һәм мондый формада эшләүче оешма җитәкчеләре өчен укулар да үткәреләчәк. Татарстанда мондый үзәкләр нибары өчәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев