Ул 5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.
Бүген Чаллы шәһәр суды күренекле травматолог Алена Грязновага һәм аның подельнигы Рамил Камалиевка карата хөкем карары чыгарды.
Грязнова 6 эпизод буенча 3,5 млн сум ришвәт алуда һәм 6 эпизод буенча «Бердәм дәүләт реестрына дөрес булмаган мәгълүматлар» кертү маддәсе буенча гаепләнде. (РФ Җинаятьләр кодексның 285 маддәсе 3 бүлеге).
Камалиев 5 эпизод буенча зур күләмдә һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепле дип табылды.
Суд травматолог Грязнованы 5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Тикшерү барышында ул өй арестында булды.
Камалиевны 6 елга колониягә җибәрделәр. Тикшерү барышында ул СИЗОда булды.
Нет комментариев