Ул моңа кадәр идарә җитәкчесе урынбасары булып эшләде.
Chelny-biz.ru мәгълүматына караганда, Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илназ Әхмәдиев аны шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләренә тәкъдим итте.
Валентина Моисеева – табиб-терапевт. 2011 елда Ижау дәүләт медицина академиясен тәмамлаган. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары буларак, өлкән яшьтәге халыкка дәвалау һәм профилактик ярдәм бүлеген җитәкләгән.
Моңа кадәр идарә башлыгы булып эшләгән Рөстәм Ногманов Линуза Ганиева исемендәге 4 нче шәһәр поликлиникасы баш табибы булды.
Нет комментариев