Чаллы - Сарман юлында авария: яшь егет кая ашыккан?
Яңалыклар тасмасы

Чаллы - Сарман юлында авария: яшь егет кая ашыккан?

60 яшьлек хатын-кыз БСМПда.

Чаллы – Сарман трассасында иртәнге сәгать 4тә «Лада» һәм «Тойота Аурис» машиналары бәрелеште. Юл-транспорт һәлакәтенә «Лада» машинасы хуҗасы – 27 яшьлек Чаллы егетенең ашыгуы сәбәпче булды. Ул алда барган машинаны узарга теләп, каршы полосага чыккан. 

«Тойота Аурис» автомобилен йөртүче 60 яшьлек хатын-кыз зыян күрде: башы, бите җәрәхәтләнде, аягы имгәнде. Аны БСМПга озаттылар, ди Тукай районы дәүләт автоинспекциясе башлыгы Шамил Ганиев.

Фотолар Тукай районы дәүләт автоинспекциясеннән
  
 


Нет комментариев