Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы судының яңа бинасында беренче утырыш узды

Суд утырышлары 43 нче комплекста башка үткәрелми

Чаллы шәһәре суды илдәге эре судларның берсе, шуңа да утырышларны яңа бинада үткәрү – күптән көтелгән вакыйга.  Хәзер җинаять һәм административ эшләр Җиңүнең 40 еллыгы урамында урнашкан яңа төзелгән бинада каралачак. 6 катлы бинаның күршесендә генә гражданнар суды бинасы, ул 2018 елда ачылган иде.  “43 нче комплекстагы иске бинада фатирлар булырга тиеш”, -  дип хәбәр итте безнең чыганак. Инде  16 февральдән барлык эшләр дә яңа бинада гына каралачак.

Заманча бинада барлык уңайлыклар тудырылган. Сәламәтлекләре чикле гражданнар өчен дә шартлар бар. Утырышлар залларының барысында да заманча системалар куелган, бу – процессларны югары дәрәҗәдә үткәрергә булыша.

Куркынычсызлык ягыннан да чаралар күрелә, контроль һәм хәбәр итү җайланмалары урнаштырылган. Архив материаллары өчен махсус җиһазландырылган бүлмә каралган. Судьялар өчен аерым, конвойлар һәм җавап тотучылар өчен аерым зоналар, конвой бүлмәләре заманча итеп эшләнелгән.

“Шәһәр суды бер комплекста булу җинаять һәм административ эшләрне карау вакытын кыскарта, система эчендәге логистиканы уңайлы итә”, - дип аңлатты суд рәисе ярдәмечесе Алисә Әхмәтшина.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев