Чаллы табиблары Ижаудагы атышта зыян күргәннәргә ярдәм итәчәк
Мәгълүм булганча, фаҗига нәтиҗәсендә 13 кешенең гомере өзелде, 14 бала һәм 7 олы кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды.
Чаллы табиблары хезмәттәшләренә ярдәм итү максатыннан Ижауга юл тотты. Алар арасында нейрохирурглар, анестезиолог-реаниматологлар, травматологлар, психиатр һәм психологлар бар. Белгечләр 88нче мәктәптәге атышта зыян күргән кешеләргә медицина ярдәме күрсәтәчәк. Мәгълүм булганча, фаҗига нәтиҗәсендә 13 кешенең гомере өзелде, 14 бала һәм 7 олы кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев