Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары шәһәрдәшебезгә бала табу сәләтен кайтарды

5нче хастаханә гинекологлары операция ясады.

Чаллыда яшәүче 33 яшьлек Гөлнара ханым беренче тапкыр авырга җиңел уза, аның улы бар. Икенче бала алып кайтуны кичектереп торалар.  

"Бер ел элек тагын әти-әни булырга әзер булганыбызны аңладык. Тик мин авырга уза алмадым. Үземне яхшы хис иткәч, табибларга күренмәдем. Соңрак гинекологка баргач, УЗИ ясатып, күкәйлектә шеш (киста) үскәнен белдем. Мине 5нче хастаханагә җибәрделәр. Операция шулкадәр тиз узар дип уйламадым да. Икенче көнне инде йөгереп йөри идем", - дип сөйли шәһәрдәшебез.

Табиб-гинеколог Мирза Разуев аңлатуынча, хатын-кызларның күкәйлегендәге сулы шеш (киста) размеры зурайганчы үзен берничек тә сиздерми. Гөлнараның  шеше 10 сантиметрга җитеп, эчке органнарына комачаулый башлаган.

"Берничә ел элек мондый операцияне эчнең алгы ягын кисеп ясый идек, хәзер шешне 3 кечкенә тишем аша сыеклык җыелган капсуласы белән бергә суыртып   алабыз. Без бик ачык күрсәтә торган экран аша эшлибез. Бу шешнең урынын максималь дәрәҗәдә дөрес билгеләргә, күкәйлеккә зыян китермичә шешне контейнерга урнаштырырга  мөмкинлек бирә. Аннары алынган матдә гистологик тикшерүгә җибәрелә. Ике-өч көндә пациент аякка баса. Гөлнараның хәле яхшы. Тагын бер бала алып кайтыр, дип ышанабыз", - ди табиб.

Мирза Абдуллаевич әни булырга җыенган хатын-кызларга үз киңәшләрен бирде. Сәламәт бала табар өчен хәрәкәтләнергә, алкоголь һәм тәмәкедән баш тартырга, дөрес тукланырга, елга 2 тапкыр гинекологка күренергә, авырулар булса үз вакытында дәваланырга, гаиләдә тыныч, тату мохит булдырырга кирәк.

Фото 5нче хастаханәнең матбугат хезмәтеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев