Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы тарихын күрәсегез килсә - фотолар

Объективта – шәһәр тарихлары

«Энергетик» мәдәният сараенда «Объективта – шәһәр тарихлары – 8» фотокүргәзмәсе ачылды. 

Анда Чаллы фотографларының шәһәр тарихын чагылдырган дистәләрчә фотолары урын алган. 

Әлеге күргәзмәне оештыручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева бирегә килүчеләргә рәхмәт белдерде.
– Бу күргәзмәне 8нче тапкыр оешытырабыз. Фотолар өстәлеп, яңарып тора. Бүгенге күргәзмәдәге экспонатларның бер өлеше шәһәр төзүгә зур өлеш керткән «Йортлар төзү» комбинатының 50 еллыгына багышланган. Килегез, карагыз, шәһәрнең тарихы белән танышып китегез, – диде ул. 

Кунаклар күргәзмәне карагач, зур залга керделәр. Биредә «Энергетик» мәдәният сарае артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында концерт булды.

«Мондый зәвыклы, яшь буында ватанпәрварлык хисе тәрбияли торган чаралар халыкка бик кирәк. Фотолардан кешеләрнең нинди авыр шартларда зур эшләр башкарганлыгы күренә.  Аларны карап без гыйбрәт алырга,  бүгенге тормыштан, эшебездән канәгать булып яшәргә тиешбез», – ди лаеклы ялдагы укытучы Роза Яруллина. 

Чаллы тарихын күрәсегез килсә, май ахырына кадәр «Энергетик» мәдәният сараена барып, әлеге күргәзмәне карап кайтыгыз. Керү ирекле. 
Фотолар/ «Энергетик» мәдәният сарае сайтыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр күргәзмәләр