Чаллы театры артисты Инсаф Һидиятуллин халыкара җыр бәйгесендә җиңде
Ул Рөстәм Яхин җырын башкарып жюриның югары бәясен алды.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Инсаф Һидиятуллин Әлфия Авзалова исемендәге lV халыкара фестиваль-конкурста "Эстрада җыры" номинациясендә беренче урын яулады.
Ул әлеге конкурста Рөстәм Яхинның "Күзләрем тик сине эзлиләр" җырын башкарган.
Составында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова, җырчы Илгиз Шәйхразиев, III фестиваль-конкурсның Гран-при иясе Татьяна Ефремова булган жюри аның чыгышын югары бәяләде.
Инсаф белән элемтәгә кереп хис-тойгыларын белештек.
"Мин легендар җырчыбыз Әлфия Авзалова исемендәге бәйгедә беренче тапкыр катнаштым. Күренекле композитор Рөстәм Яхин җырын башкарып беренче урын алуым минем өчен зур вакыйга. Театр артисты булып эшләп, "Эстрада җыры" номинациясендә җиңдем! 24 октябрьдә Г.Камал театрында бәйгенең Гала концерты була. Ул көнне театрда спектаклем. Барып булырмы, белмим. Әмма мәртәбәле бәйгедә җиңүем белән мин чиксез бәхетле», - диде Инсаф Һидиятуллин.
Сүз уңаеннан, Инсаф Һидиятуллин әлеге халыкара бәйгедә катнашып җиңү яулаган беренче Чаллы артисты булды.
Яшь артист Инсаф Һидиятуллин тамашачыларга "Хәл бу ки Салих Сәйдәшев" спектаклендәге Салих Сәйдәшев роле аша таныш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев