Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ТЭЦы хезмәткәрләре Казанны шаккаттырды

Аларның чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнде.

Башкалабыз Казанда республика профсоюзлары көненә багышланган үзешчән сәнгать фестивале булды. Анда республика элетропрофсоюзлары  әгъзалары чыгыш ясады.

Әнвәр Хаҗеев җитәкчелегендәге  Чаллы ТЭЦы уңганнары әлеге фестивальдә соңгы ике елда беренче урыннар гына яулады.

Быел да ТЭЦта эшләүчеләр сынатмады. 

"Биючеләребез Анна Мирная, Анатолий Клименко, Данил Шәмсетдинов, Ирина Зимукова бик оста биеделәр. 

Җырчы егетебез Салават Сакаев  "Казак кызы сөйгәнем" җырын башкарып беренче урын алды. Эштә дә, иҗатта да уңышлар яулаган хезмәткәрләребез белән горурланабыз. Безгә иҗади бәйге-фестивальләрдә катнашырга даими ярдәм иткән директорыбызга, профсоюз комитеты рәисенә рәхмәт", - ди социаль эшләр төркеме белгече Миләүшә Гыйльмиярова.

Фотолар Миләүшә Гыйльмияровадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль победа Җыр