Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хокук сакчылары интернет-мошенникны тапты

Ул Краснодар өлкәсеннән 25 яшьлек егет.

Интернет челтәрләрендә мошенниклар ничек кенә алдамый! 18 яшьлек шәһәрдәшебез питбуль-терьер көчеген алмакчы була. Бу максаттан сатучыга 30 мең сум акча күчерә. Тик аңа вәгъдә ителгән этне җибәрмиләр. Ул хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә.

Полиция хезмәткәрләре ялган сатучының эзенә чыкты. Ул – Краснодар краенда яшәүче 25 яшьлек ир-ат. Эшсез. Моңа кадәр дә берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Чаллы хокук сакчылары аны кулга алу өчен Краснодар краена ук барды. Ялганчы егет гаебен тулысынча таныды, 30 мең сум акчаның бер өлешен зыян күрүчегә кире кайтарды.  

Хәзер аңа шәһәрдән читкә чыгу тыела. Исегезгә төшерәбез, мондый төр мошенниклык өчен закон буенча 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев