Чаллыда 491 күпбалалы гаилә җир урынына акча алды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 491 күпбалалы гаилә җир урынына акча алды

Компенсация күләме 200 мең сум тәшкил итә.

Чаллыда шәһәр хакимиятенә күпбалалы гаиләләрдән һәм ташламалардан файдаланучылардан 9 айда  кергән 766 мөрәҗәгать  каралган. Башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова әйтүенчә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда ике тапкырга якын азрак.
Бүгенге көндә күпбалалы 4936 гаилә җир участогы алу хокукыннан файдаланган, 491 гаилә акча алырга документлар тапшырган. Гаилә җир участогына чиратта торса, участок урынына бер мәртәбә 200 мең сум акча алырга хокуклы. 
 


күпбалалы гаиләләр

Нет комментариев