Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балалар бакчаларына йөрүчеләр олимпиадада катнаштылар

Алар татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.

Бүген "Көнбагышкай" балалар бакчасында шәһәребез бакчаларыннан туган телебезне, татар телен тирәнтен белүче кечкенә дусларыбыз көч сынашырга җыелды.

Алар lll шәһәркүләм "Белем җәүһәрләре" олимпиадасы- бәйгесендә катнашучы 6-7 яшьлек балалар. Һәрбер бала олимпиаданың беренче турына "Мин нинди һөнәр сайлар идем" дигән темага видео-визитка әзерләделәр.  Катнашучылардан иң яхшылар, дип табылган 23 бала икенче турга чыкты.

Бүген аларга 3 олимпиада биремен үтәргә һәм "җанлы сөйләшү" буларак түгәрәк өстәл артында аралашу тәкьдим ителде. Бу сынауларны уңышлы гына үткәннән соң, килгән кунакларыбызны 11 төркем балалары үзләренең осталыклары белән таң калдырды. Татар халык авыз иҗатыннан: әйтем, табышмак, мәкаль сөйләү, уен уйнап күрсәтүләр күңелгә хуш килде.

Бу арада хөрмәтле хөкемдарларыбыз дипломнар әзерләделәр. Балаларга Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстан Язучыларының Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җирле оешмасы җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин  үзенең әзерләп килгән истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Балалар бакчасыннан да урын алучылар өчен призлар әзерләнгән иде.

Олимпиада бәйрәм буларак тәмамланды. Балаларны әлеге чарага  әзерләгән татар теле тәрбиячеләренә рәхмәт. Мондый тәрбиячеләр булганда, нәниләребезнең туган телләрен камил беләчәкләренә өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы