Чаллыда балалар хирургы вафат булды
Аңа 48 яшь иде.
Кама балалар медицина үзәге хирургы Лариса Сираева вафат булды.
Ул 1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә туган һәм хезмәтен балаларның гомерен саклауга багышлаган. 2013 елдан Кама балалар медицина үзәгендә эшләгән.
«Хирургия инструментлары һәм заманча технологияләр белән оста эш итеп ул бик күп балаларның гомерен саклаган.
Җитди авыру белән көрәшсә дә, ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр һөнәренә тугры калды. Лариса Мирзаһит кызының якты истәлеге безнең күңелләрдә сакланыр. Гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашыбыз, мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын», – диләр хезмәттәшләре.
Балалар хирургы белән хушлашу иртәгә сәгать 9да морг янында була.
Фото видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев