Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер җитәкче эштән китте

Александр Николаев сәламәтлек саклау идарәсенә коронавирус чорында билгеләнгән иде.

Бүген Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаевның эштән китүе мәгълүм  булды. Ул хакимияттә узган киңәшмәдә чыгыш ясаганнан соң, хезмәттәшләре белән саубуллашты. 

Александр Николаев Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсен 2020 елдан башлап җитәкләде. Аны иң авыр вакытта, коронавирус чорында билгеләделәр. Аңа кадәр ул 3нче балалар шифаханәсенең баш табибы булып эшләде. Хәзер Казан Дәүләт медицина университеты клиникасын җитәкләячәк.

Исегезгә төшерәбез, Александр Николаевның идарәдән китүе турында имеш-мимешләр Татарстанда сәламәтлек саклау министры итеп Марсель Миңнуллинны билгеләгәч чыкты.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек саклау