Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер төркем эшчеләр агуланды

Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тикшерү үткәрә.

Чаллының бер предприятиесенә Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тикшерү белән килеп төште. Алай гына да түгел, ул прокуратура хезмәткәрләрендә дә кызыксыну уятты. Әлеге предприятиедә бер төркем эшчеләрнең агулануы турында хәбәр таралды. Кайберләре йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана. Чирләүчеләр саны турында табиблар төгәл хәбәр бирми.

Әлеге факт буенча ТР Тикшерү комитеты җинаять  эше кузгатты. Исегезгә төшерәбез, узган елның көз аенда шул ук предприятие ашханәсендә 250дән артык эшче сальмонеллёз йоктырган иде. Тикшерү барышында санитар табиблар күп төрле кагыйдә бозуларны ачыклады. Суд карары буенча ашханәне ул вакытта 90 көнгә яптылар. 

Күптән түгел шәһәрнең 7нче комплексында урнашкан "Рокнроллы" кафесын да 90 көнгә яптылар. Анда да 9 кеше агуланды. (моннан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хастаханә агулану