Чаллыда бер хатын-кыз иренә пычак белән кадады
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер хатын-кыз иренә пычак белән кадады

Аны ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Чаллыда 33 яшьлек хатын иренең корсагына пычак белән чәнчте. Фаҗига 7 ноябрьдә  78 нче комплекстагы бер фатирда килеп чыкты. Аш бүлмәсендәге талаш вакытында 33 яшьлек хатын пычак алып, 32 яшьлек иренә кадаган һәм үзе ашыгыч ярдәм чакырган.

Зыян күрүчене эчке органнары җәрәхәтләнгән килеш БСМПга китергәннәр. Ир-атка операция ясаганнар. Ир белән хатын бер предприятиедә эшләгән. Әлеге буенча сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин. Хәзерге вакытта хатын ирекне чикләү чарасы — читкә чыкмау турында подписка астында.


иминлек сак фаҗига

Нет комментариев