Чаллыда газ шартлады
5 кеше зыян күрде.
Чаллының Казан проспектындагы «Гудок» гараж кооперативында газ балоны шартлады. Биредә бер төркем кеше пылау пешермәкче булган.
Алар газ исен сизмәгәннәр. Газ бинаны тутырган һәм балон шартлаган. Нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән. Аның берсе авыр хәлдә, дүртесе пешү җәрәхәтләре белән хастаханәгә салынган. Зыян күрүчеләр сәламәтлек саклау учреждениеләренә үзләре барган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев