Чаллыда гүзәл затларны хөрмәтләделәр
Хатын-кызларга Дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда 8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары, хезмәт ветераннары, күпбалалы аналар, шәһәрнең төрле өлкәләрендә эшләүчеләр бәйрәмнең кунаклары булды.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев залдагыларны язның беренче бәйрәме белән котлап, җылы сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде.
«Сезнең күңел җылысы без ирләргә, иҗатка рухландыра, үзебезне ышанычлы хис итәргә булыша. Сез безгә көч бирәсез. Сез: мәхәббәт һәм горурлык! Барлык рәхмәтле ирләр исемннән сезгә рәхмәт әйтәм», – диде ул.
Ул шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә, мәдәниятенә өлеш керткән хатын-кызларга рәхмәт белдерде.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарына аерым хөрмәтен җиткерде. Россия Герое Сергей Чебневның әнисе – Ольга Константиновнага чәчәкләр бүләк итте.
Ул аеруча казанышларга ирешкән гүзәл затларга дәүләт бүләкләре тапшырды. 18нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минзифа Минязева – РФ Мәгариф министрлыгының «Отличник просвещения» исеменә, «КАМАЗ» ГАҖның техник контроль бюросы башлыгы Татьяна Белова «Татарстанның атказанган машина төзүчесе», 9нчы поликлиниканың өлкән шәфкать туташы Татьяна Кислова «Татарстанның атказанган сәламәтле саклау хезмәткәре» исеменә лаек булды.
Балалар сәнгать мәктәбе директоры Нэля Борознова белән «КАМАЗ» ГАҖ логистика үзәге директоры урынбасары Лилия Гыйлаевага – ТР Рәисенең Рәхмәт хаты, «КАМАЗ» ГАҖның корпоратив процедуралар бюросы башлыгы Мария Казакова, «Чаллы икмәге» АҖ формага салучысы Зөлфия Сидорова, дәүләт ветеринария дәваханәсе мөдире Ева Пожидаева ТР Хөкүмәтенең Рәхмәте белән бүләкләнде.
Шәһәр Советының оештыру аналетика һәм хокук идарәсе баш белгече Айгөл Зарипова, документлар архивы баш белгече Гөлшат Нуртдинова «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шәһәрнең күренекле артистлары һәм иҗат коллективлары тантананы матур чыгышлары белән бизәде.
Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев