Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ял көннәрендә һава торышы үзгәрәчәк

Кыска вакытлы бураннар булуы да фаразлана.

Алдагы ял көннәрендә Чаллыда бераз салкынайтачак. Бу хакта синоптиклар хәбәр итә.

Шимбә көнне, 18 мартта, Республика аша атмосфера фронты узачак. Төнлә бөтен җирдә һәм көндез республиканың көнчыгышында гына явым-төшем булырга мөмкин. Кайбер урыннарда кыска вакытлы бураннар булуы да фаразлана. Чаллыда һава температурасы – 3тән +2 градуска кадәр кадәр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык булачак.

Якшәмбе, 19 мартта, антициклон аркасында Татарстан территориясендә явым-төшем бик аз булачак. Төнге сәгатьләрдә Чаллыда термометр баганалары -6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +1  градуска кадәр җылытачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы