Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда карак ремонтчыны хөкем иттеләр

Ул 70 меңнән артык акча үзләштергән.

Чаллыда яшәүче бер ир-ат клиенты бәдрәфендә ремонт ясарга вәгъдә итә. Алдан 58 мең 500 сум акчасын ала. Әмма ремонт ясау уенда да булмый. Ул фатир хуҗасы күрмәгәндә өр-яңа душ, смеситель һәм башка шундый юыну җиһазларын урлап кача. Зыян күләме 15 мең сумга җыела. 
Алданган чаллылы хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. 

Нәтиҗәдә, шәһәр суды ялганчы ремонтчыны мошенниклык һәм урлау маддәләре буенча хөкем итә. Ул 1 ел 2 айга ирегеннән мәхрүм ителә. 

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять суд утырышы