Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшүсмерләрнең 74 проценты төрле секцияләрдә шөгыльләнә

Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары хәбәр итте.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов дүшәмбе киңәшмәсендә балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм балаларның хокукларын яклау буенча комиссиянең 2025 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. 
Җитәкче докладында коточкыч саннар китерде. Күп балалар спиртлы эчемлекләрне беренче тапкыр ата-аналары янында куллана. Төннәрен компьютер каршында үткәрүче балалар саны арта.
Балаларны деструктив хәлләрдән саклап калу һәм социумга адаптацияләү өчен шәһәрдә комплекслы чаралар үткәрелә. Аларның берсе – остазлык. Чаллыда 227 яшүсмер белән иҗтимагый тәрбиячеләр эшли. Бу – педагоглар, полиция хезмәткәрләре, спортчылар һәм депутатлар. Алар яшь буынга гамәлләре һәм киңәшләре белән ярдәм итәләр. 
Мәктәпләрдә белгечләр һәм «Диалог» үзәге белгечләре психологик ярдәм күрсәтәләр. 2025 елда 2400дән артык консультация үткәрелде. 
«Риск» төркеменә керүче балаларның 74 проценты төрле секцияләрдә шөгыльләнә, «Беренчеләр» хәрәкәтендә, «Юнармия»дә, «Кама виражлары», «Рубикон» махсус  проектларында катнаша. 

«Шәһәр хакимиятендә актив эш алып баруга карамастан, балалар тәрбияләүдә ата-аналарның җаваплылыгы да кимеми. Гаиләдә кыйммәтләргә, якланганлык хисе формалаша. Шунлыктан баланы чын кеше итеп тәрбияләүдә педагог, психолог, инспекторларның гына тырышлыгы нәтиҗә бирмәскә мөмкин. Ышанычлы  мөнәсәбәтләр, бала тормышына ихлас кызыксыну һәм шәхси үрнәк  – болар дәүләт программаларын һәм тәҗрибәле остазларны да алмаштыра алмый торган ныклы нигез», – диде Винер Харисов. 

Аның сүзләрен Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә хуплады.

«Мәктәп белем һәм тәрбия бирә, ә ата-аналар тәрбияли һәм белем бирә. Шуңа күрә баланы тәрбияләүдә беренче урын гаиләгә бирелә. Бездә кайберәүләр тәрбия бирүне дә мәктәп башкарырга тиеш дип саный. Мәктәпкә барганда балада билгеле бер карашлар формалашкан була инде», – дип искәртте ул. 

Фото хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балаларны эшләтү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектывр иләш