Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда язгы өмә үтте: кем агач, кем кәбестә утыртты

Эшләр моның белән генә тукталмаячак. Шәһәрне чистарту һәм яшелләндерү алга таба да дәвам итәчәк.

15нче апрель көнне Чаллыда язгы өмә узды. Кулларына көрәк-тырмалар тотып, шәһәр урамнарына 35 мең кеше чыкты. Берәүләр территорияләрне чүп-чардан арындырса, икенчеләре буеннан буена агачлар утыртты. Иртәнге сәгать 8дә без дә өмәгә кузгалдык. 

Урамда 3 градус салкын. Усал җил битне бераз чеметә. 69нчы мәктәп хезмәткәрләре аны сизми дә. Курткаларын салып, җиң сызганып эшлиләр. 50ләп кеше мәктәп территориясен тәртипкә китерә: чүп-чардан арындыра, агачлар утырта.

"Слива, алмагачлар үсә бездә. Быел чияләр утыртабыз. Бакчабыз тагын да тулылансын әле дибез", - ди мәктәп директоры Гәбдрәүф Волков.
69нчы мәктәп шул ягы белән үзенчәлекле дә: ул яшеллеккә бай. Биредә үзләренең питомниклары бар. Ике төрле чыршы, имәннәр тезелеп киткән. Әзрәк хәлләнгәч аларны да күчереп утыртырга планлаштыралар. Хәзер төпләрен йомшарталар. 

"Аллаһка шөкер, эшләребез гөрли. Коллективыбыздан барысы да чыкты. Рәхәтләнеп сөенеп эшлибез. Утырткан агачларыбызның да җимешләре, шөкер, күп була. Узган ел сары сливалар, чияләр җыеп, пешекчеләребез укучыларыбызга тәмле компотлар кайнатты", - ди директор урынбасары Рүзил Киямов.
Территориядә ике теплица бар. Биредә дә эшләр кайный. Биология укытучысы һәм бакча мөдире кәбестә утырта.

"Суган, укроп утырткан идек. Алары инде тишелеп чыкты. Хәзер кәбестә, редиска төртәбез. Петунья чәчәген дә әзерләп куйдык", - дип уртаклашты бакча өчен җаваплы Ландыш Хәмидуллина.

Бер уңайдан 21нче мәктәпкә дә күз салдык. Анда да мәктәп укучылары көлешә-көлешә территорияне чүп-чардан арындыра. Икенчеләре капчыкка тутыра.
"Физкультура дәресе урынына балалар белән өмәгә чыктык. Өшедек дип зарланучылар юк. Хәрәкәттә - бәрәкәт бит", - ди тарих укытучысы Елена Вәлиуллина. 

Чаллы парклары, скверлар, яр буйларында да эш кайный. Уку йортлары, мәдәният, медицина, спорт учреждениеләре, сәүдә үзәкләре хезмәткәрләре – һәммәсе территорияләрен тәртипкә китерә. 

Барлыгы исә шәһәрдә бүген 775 агач һәм куак утыртылды. Яр буе паркында алмагач бакчасы булдырылды. А.Алиш һәм Г.Әбсәләмов урамнарында 50 нарат һәм 500 декоратив куак калкып чыкты. Чаллы күзгә күренеп яшелләнә. Әлеге юнәлештә эш дәвам итәчәк. Мэр Наил Мәһдиев ел дәвамында 30 мең төп агач утыртылачагы турында хәбәр иткән иде. 

Язгы өмәдән соң Чаллы яңа сулыш алгандай булды. 2 мең ярым гектар территория чүп-чардан арындырылды. 2 мең куб метрга якын чүп чыгарылды. 
Эшләр моның белән генә тукталмаячак. Шәһәрне чистарту һәм яшелләндерү алга таба да дәвам итәчәк.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санитар икеайлык