Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң яхшы укытучыны билгеләячәкләр

62нче мәктәптә россиякүләм бәйгенең муниципаль этабы финалы узачак.

19 январь көнне шәһәрдә "Ел укытучысы - 2024" россиякүләм конкурсының муниципаль этабы финалы узачак. Бәйгедә 59 мәктәптән 63 укытучы катнашты. Финалга 9ы гына чыкты. Алар 13, 26, 19, 34, 35, 55, 62, 79 һәм 84нче мәктәпләрдән. Финалда укытучыларга педагогик совет, педагогик инициатива һәм пресс-конференция кебек биремнәрдә үзләрен күрсәтергә кирәк булачак. Җиңү яулаган укытучы Чаллы даны зональ этапта, Казанда яклаячак. Ул 12-13 февральда узачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев