Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кагыйдә бозучыларга көн бетә

Шәһәр хакимияте тыелган урыннарда машина куярга яратучыларга ныклап алынды.

Мәләкәс аръягындагы Фоменко урамы машина кую урынын хәтерләтә. Юл читендә газель, фуралар тезелеп киткән. Югыйсә, сәгать 7:00дән 18:00гә кадәр «машина кую тыела» дигән билге тора. 

«10шар фура калдырып китәләр. Алар бер полосаны алып торалар. Машиналар хәрәкәтенә комачаулыйлар. Иртәнге сәгать 7гә хәтле генә калдырырга ярый. Әмма алар 7дән соң да монда торалар. Бу вакытта кеше эшкә ашыга. Алар аркасында бөкеләр хасил була», – ди Мәләкәс аръягында яшәүче Тимур Гайнетдинов.

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр дә мондый күренештән канәгать түгел. Кышын кар чистарта алмыйлар, яз көне юлларны ямавы кыенлаша. Автобуслар хәрәкәтенә дә комачаулыйлар. 

Без юл хәрәкәтен оештыру буенча проектны кире караячакбыз. «Машина кую тыела» билгесен «тукталу тыела» билгесенә алыштырачакбыз. ГАИ хезмәте белән берлектә «Паркон» комплексы гамәлгә кертеләчәк. Ул автомат режимда кагыйдә бозучыларны теркәп барачак һәм кагыйдә бозучыларга штраф киләчәк», – ди торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе башлыгы Руслан Вильданов. 

Машиналарын юл читендә калдыручылар бер Фоменко урамында гына түгел. Чаллыда проблемалы участоклар буенча хәзер карта төзелә. Якын арада Сөембикә проспектында да автобус полосасы ясаячаклар. Анда да машина белән «тукталу тыела» билге урнаштырылачак. Тулырак «Шәһри Чаллы» газетасыннан укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев