Фаҗига Шилнә елгасының Камага койган урынында булган.
Сапбордта йөзгән җирле кеше суда ир-ат ботинкаларын күреп ала. Якынрак килгәч, судан чыгып торган аякларны да күрә һәм кеше гәүдәсе күрә һәм шунда ук 112 номерына шалтырата.
Урынга килгән коткаручылар ярдан нибары 5 метр ераклыкта 29 яшьлек ир-атның гәүдәсен чыгаралар һәм полициягә тапшыралар. Якынча мәгълүматлар буенча ир-ат яр буенда абынып суга егылган булырга мөмкин. Фаҗиганең сәбәпләре тикшерелә.
Нет комментариев