Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мәк үстерүчеләргә көн бетә

Хокук сакчылары тикшерү белән йөри башлады.

Чаллы полиция хезмәткәрләре кыргый мәк һәм киндер үстерүчеләргә ау игълан итте. Алар шәһәр аланнарына тикшерү белән чыга башлады. Бер көн эчендә генә 30га якын кыргый киндергә тап булдылар. Үсемлекләрне юк иттеләр, бераз өлешен тикшерүгә җибәрделәр. Наркотик матдә ясауда кулланылучы үсемлекләр үстерүчеләргә, тотылган очракта, катгый чаралар күреләчәк. Аларны кулга алып, судта хөкем итәчәкләр. 

Хокук сакчылары мәк һәм киндер үстерүчеләр турында 02, 8 (843) 291 – 20-02 номерлары буенча шалтыратып хәбәр итәргә сорый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотик мәк