Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Мәләкәс елгасы аша күпернең «җөйләре»н ремонтлыйлар

Транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә.

22 августта Чаллыда Мәләкәс елгасы аша күпернең аркылы «җөй»ләрен ремонтлый башлыйлар. 

«Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятиесе хәбәр итүенчә, эшләр барганда транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. 

Машина йөртүчеләрне мөмкинлектән чыгып альтернатив маршрутлар сайларга чакыралар.

Фото: ПАДтан алынды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев