Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда махсус хәрби операциядә һәлак булган табибны искә алачаклар

Исән булса бу көнне аңа 39 яшь тулган булыр иде.

19 майда Чаллыда «ашыгыч ярдәм» машиналары автойөреше узачак. Ул шәһәрнең танылган балалар табибы Николай Зотов истәлегенә багышлап оештырыла. Исән булса бу көнне аңа 39 яшь тулган булыр иде. 

Исегезгә төшерәбез, мобилизация башлангач, ул үзе теләп хәрби махсус операциягә китә. 10 декабрьдә Воронеж өлкәсендә авариягә очрап, гомере өзелә. Ул анда гуманитар йөк алырга барган була. 

Оештыручылар әйтүенчә, автойөрештә 5 ашыгыч ярдәм машинасы катнашачак. Колонна Николай Зотов җитәкләгән шәхси клиника офисыннан  Хәтер мемориалына кадәр барачак. Маршрут Николай Зотов җирләнгән шәһәр зираты янында тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт