Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Нәүрүзне билгеләп үтәчәкләр

Бу көнне иске календарь буенча Яңа елны каршы ала торган булганнар.

18 мартта Чаллыда Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Чара шәһәрнең “Җиңү” паркында көндезге уникегә планлаштырылган. Аның кысаларында милли атрибутикалар күргәзмәсе, “Чишмә” халыклар дуслыгының үзешчән сәнгать коллективлары чыгышы тәкъдим ителәчәк, җырлы-биюле уеннар оештырылачак.

Мәгълүм булганча, Нәүрүз  төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартка көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу көнне иске календарь буенча Яңа елны каршы алганнар.

Идел буе татарлары аны чәчүгә чыгар алдыннан билгеләп үткәннәр. Балалар өйдән-өйгә кереп, сый-хөрмәт җыеп йөргәннәр. Соңыннан исә бергәләшеп уеннар оештырганнар, күңел ачканнар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәр