Чаллыда ремонттан соң «Заман» яшьләр үзәге ачылды
Тантанада дәрәҗәле кунаклар катнашты.
«Заман» яшьләр үзәге реконструкциядән соң танымаслык булып яңарды. Биредә 3 катта профориентация лабораторияләре, фото студиясе, җыр һәм бию заллары, шулай ук психологик ярдәм бүлмәсе эшли.

Әлеге үзәк яшь белгечләргә ярдәм һәм 30 дан артык предприятие егет-кызларын берләштергән эшче яшьләр хәрәкәтен активлаштыруга юнәлдерелгән.
«Заман»да «КАМАЗ» ГАҖ бүләк иткән тренажерда да шөгыльләнергә була.

Үзәкне ачу тантанасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Росмолодежи җитәкчесе урынбасары Денис Аширов, ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров катнашты. Алар үзәкнең яшьләр өчен әһәмиятен билгеләп үттеләр һәм «Заман»дагы ремонтны югары бәяләделәр.
Татарстанда «Яшләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев