Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда табиблар өчен яңа офис ачылды

Ул шәһәрнең яңа микрорайоннары халкына хезмәт күрсәтә.

Яңа ел алдыннан 63, 64, 69 нчы микрорайоннар халкы өчен мөһим вакыйга булды. Биредә медицина офисы ачылды. Анда 7нче поликлиника табиблары халыкка хезмәт күрсәтәчәк.

Тантаналаы чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашты. 

63, 64, 69нчы микрорайоннарда бүгенге көндә 8 500 кеше яши. Яңа офиста дүрт терапия участогы булдырылды. Аны 6га җиткерү күздә тотыла. Шулай ук биредә ашыгыч ярдәм күрсәтү, процедура бүлмәләре эшли. Офисның гомуми мәйданы 429 кв. м.
Участок табибы профилактик  каруалар, диспансеризация үткәрә, ашыгыч ярдәм күрсәтә. Офиста моның өчен барлык җиһазлар да бар. 

Яңа сәламәтлек саклу үзәге сменага 60 кешене кабул итә ала. 7нче поликлиниканың баш табибы Рөстәм Ханов әйтүенчә, коллектив тупланган инде.

Мәртәбәле кунаклар капиталь ремонт тәмамланган 4нче балалар поликлиникасының филиалы белән дә таныштылар.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев табиблар белән сөйләште. Аларны якынлашып килүче яңа ел белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. 

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры сәламәтлек саклау Әлфия КОГОГИНА Марсель Миннуллин