Чаллыда тагын бер хәрбинең баласы туды
Гаиләнең шатлыгын мэр да уртаклашты.
Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучының баласын тантаналы төстә бала тудыру йортыннан каршы алдылар.
Алинә һәм Ринат Сабирҗановларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, туганнары, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм җитәкчеләр килде.

Сабыйга Аишә дип исем куштылар.
Наил Мәһдиев гаиләне балалары туу белән котлап изге теләкләрен җиткерде. Алинә ханыма 100 мең сум акча һәм бүләкләр тапшырды.
Гаилә башлыгы Ринат белеме буенча – инженер. Мобилизациягә кадәр эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән. 2025 елда СВОда катнашучылар арасында «Абилимпикс»та катнашып, «веб-разработка» номинациясендә беренче урын яулаган.
Фотолар Чаллы мэрының телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев