Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шәхси клиника җитәкчесе вафат

Өч атна элек ул туган көнен билгеләп үткән булган.

«Клиника-03» шәхси ашыгыч ярдәм хезмәтенә нигез салучы Тимур Гыйззәтуллин вафат. Беренчел мәгълүматлар буенча, аңа инсульт булган. 18 июньдә ул туган көнен билгеләп үткән.

Искәртергә кирәк, Тимур Гыйззәтуллин балалар табибы Николай Зотовның якын дусты. Алар бергә балалар бакчасына йөргәннәр, мәктәптә укыганнар, медицина учреждениесенә дә укырга кергәннәр. Тик Тимур Гыйззәтуллин укуын ташлап, маркетинг, PR юнәлеше буенча киткән. Шуңа да карамастан бердәм клиника ачу теләге белән янганнар. «Клиника-03» медицина ярдәме күрсәтү үзәге – аларның уртак проекты. Моннан тыш, Тимур Гыйззәтуллин «Аптека-03» компаниясен дә оештырды. Соңгы вакытта ул махсус хәрби операция зонасына китүчеләргә тактик медицина буенча бушлай дәресләр бирде. Гуманитар ярдәм җыюда да актив катнашты: хәрбиләр өчен медикаментлар җибәрде. 

Тимур Гыйззәтуллинның хатыны һәм баласы ятим калды. Мәрхүмне бүген, сәгать 12дә, морг каршында соңгы юлга озаталар. 

Фото «Клиника-03» сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев