Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда татар телен камил белүче балалар кемнәр?

Чаллыда «Татар кызы. Татар малае-2024» бәйгесенең финалы үтте.

Чаллының балалар һәм яшьләр үзәгендә «Татар кызы. Татар малае-2024» бәйгесенең финалы үтте. Сайлап алу турында 89 бала катнашты, икенче этапка 20 бала үтте, финалда исә 5 малай һәм 5 кыз көч сынашты. 

Бәйге Россиядә Гаилә елына багышланган иде. Балалар үз гаиләләре, гореф-гадәтләр, йолалар турында сөйләделәр, һөнәрләрен күрсәттеләр. Шунысы сөенечле: барысы да татар телен камил беләләр, җыр-биюгә осталар, шигырьләрне дә сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр.

Барлык биремнәрне уңышлы үтеп «Татар малае-2024» исеменә «Шатлык» балалар бакчасыннан Ильяр Галәвиев, «Татар кызы-2024» исеменә 117 нче бакчадан   Мәликә Әхмәтшина лаек булды.

Аларга түбәтәй һәм калфак тапшырылды. Мәликә «Саф» радиосында тапшыру да алып бара, «Шаян» ТВ ның «Тукай оныклары»  бәйгесендә дә катнашкан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы