Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда төзүчеләрне пылау белән сыйладылар

Шәһәрдә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр дәвам итә.

Чаллыда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында быел 71 ишегалды төзекләндерелә. Шуның 8е яңа шәһәрнең 39нчы бистәсендә.

Үзәк районда төзекләндерү эшләре барышын район башлыгы Эдуард Фәттахов даими контрольдә тота. Ул үзенең чыгышында район халкының хезмәт кешеләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булуын әйтте. Төзүчеләрне пылау, пироглар белән сыйлау матур гадәткә әйләнеп баруын искәртте. 

«Төзүчеләр бик тырышып эшлиләр. Тиздән 39/06 йорты ишегалды танымаслык булып үзгәрәчәк. Биредә эскәмияләр, заманча балалар мәйданчыклары, җәяүлеләр һәм инвалидлар өчен җайлы, якты юллар барлыкка киләчәк. Төзүчеләр биредә яшәүчеләрнең теләкләрен искә алып эшлиләр. Бүген актив шәһәрдәшләр тырышлыгы белән аларны тәмле пылау, чәк-чәк, пироглар белән сыйлыйбыз. Төзекләндерү эшләре тәмамлангач, бәйрәм дә уздырабыз», – диде «39нчы комплекс» ТОСы рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова.

Төзүчеләрнең эшен карарга башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев, Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов та килгән иде.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов «Безнең ишегалды» программасы өчен ТР Рәисенә рәхмәт әйтте.  Төзүчеләргә дә хөрмәтен белдерде. «Мин үзем дә асфальт җәйгән кеше. Бу кызуда бу эшнең авырлыгын беләм. Чаллы халкы да төзүчеләрнең хезмәтен аңлый. Сезне тәмле итеп төшке аш белән сыйлыйлар. Актив шәһәрдәшләргә, төзүчеләргә рәхмәт», – диде ул.

Ул тракторчы Зөлфәт Сәлаховка рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. 

ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев Чаллыда республикабыз Рәисе инициативасы белән барлыкка килгән «Безнең ишегалды» программасының уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте. «Мин бу комплекста еш булам. Бистә дә, Чаллы да көннән-көн матурлана», – диде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең ишегалды «Наш двор»