Беренче чирек йомгаклары буенча, укучыларның 52 проценты «үрнәк» билгесе алды.
Чаллының 31, 34 һәм 55 нче мәктәпләрендә укучыларның тәртибенә бәя кую буенча тәҗрибә проектының беренче нәтиҗәләре билгеле булды. Беренче чирек йомгаклары буенча, укучыларның 52 процентына – «үрнәк», 46 процентына – «рөхсәт ителгән», ә ике процентына «рөхсәт ителмәгән» дигән бәя куелган. Тәртибе буенча сораулар туган балалар белән психологлар эшләячәк, дип хәбәр итә densus.ru сайты.
Нет комментариев