Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хәрбиләрнең 69 баласы туды

Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм чаралары турында сөйләде. 

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә 5000гә якын  егет махсус хәрби операция зонасында илебез бәйсезлеген яклый. 

Аларның 69 баласы: 35 малай, 34 кыз туды. Сабыйлары туган гаиләләргә 100 мең сум акча һәм кирәк-яраклар җыелмасы бүләк ителә.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле СВО зонасына гомуми авырлыгы  1,5 тонна тәшкил иткән  50 гуманитар йөк җибәрелде. Аның 417 тоннасы Лисисчанск һәм Рубежное халкын кайнар ризык белән тәэмин итүгә тотылды. Бу вакыт эчендә эшмәкәр Рөстәм Гатин җитәкчелегендәге «Кыр кухнясы» 4,5 млн артык порция ризык әзерләде. 

Мэр шулай ук шәһәрдә СВО ветераннарының шәһәр Советы эшли башлавын да билгеләп үтте. Аңа ветераннардан 400 мөрәҗәгать кергән. СВОдан кайтан ир-егетләрнең 90 процент гозеры канәгатьләндерелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы СВО «Шәһри Чаллы»