Чаллыда хәрбиләрнең балаларына бәйрәм уздырдылар
Балаларга бүләкләр тапшырылды.
Чаллыда мэр Наил Мәһдиев ярдәме белән махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең балаларын кайгырту буенча проектлар гамәлдә. Аның кысаларында төрле чаралар оештырыла.
Яңа ел алдыннан аның чираттагысы узды. «Синема парк» кинотеатрына 300дән артык бала чакырылган иде. Аларның барсына да бүләкләр тапшырылды. Балалар «Снеговик» фильмын карадылар.
«Безнең проект махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең гаиләләрен, балаларын кайгырту. Без гаиләләргә, балаларга яңа ел кәефе бүләк итәргә телибез. Теләсә кайсы бәйрәм яңа эмоцияләр, яхшы кәеф, яңа тәэсирләр бүләк итә», – диде проект координаторы Эдуард Фаттахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев