Сәбәбе нидә?
Сентябрь – уңыш җыю вакыты. Көзен Чаллыда гадәти булмаган манзара күзәтергә мөмкин: кайбер проспектларның аерым полосалары өлгергән алмалар белән каплана. Күп еллар элек утыртылган агачлар юлны «бакча»га әйләндерә. «Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятие хезмәткәрләре алмаларны җыеп, чүплеккә озаталар. Шәһәр матур булып, чистарып кала.
Бу – мөһим һәм кирәкле эш, чөнки коелган алмалар череп, төрле авырулар һәм корткычлар үрчер өчен уңайлы мохит тудыра. Моннан тыш, черек җимешләрнең тыгыз катламы үләнгә кислород керүне начарлата, нәтиҗәдә ул тимгел-тимгел булып корый һәм кибә башлый.
Фотолар ПАДтан алынды
Нет комментариев