Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы могҗиза үзәге

Анда «Син кайдан? Кем? Ничә яшьтә?» дип аеру юк.

Соңгы елларда авыручылар күбәйде. Өстәвенә, больницага барып дәвалана алмау, дәвалауның түләүле, ә даруларның кыйммәт булуы турында зарланучылар да арта бара. Еш кына: «Тәҗрибәле табиблар түләүле клиникаларга китеп беттеләр», – диләр. Тик мин алай ук димәс идем. Бөтен шартлары булган, заманча җиһазланган, тәҗрибәле белгечләре булган түләүсез больница да бар. Ул – Чаллы шәһәрендәге БСМП!
Авылыбыз Чаллыга 50 километр. Каты авыручы турында хәбәр итү белән, бер сәгать тә үтми, ашыгыч ярдәм машинасы белән ике табиб килеп тә җитә. Беренче ярдәм күрсәтәләр. Әгәр авыру җитди булса, аны тикшерергә, диагноз куярга кирәклеген аңлаталар һәм алып та китәләр.
Минем үземә авырып, кардиология бүлегенә барырга туры килде. БСМП – гадәти больница гына түгел, ә могҗиза үзәге. Андагы тәҗрибәле врачлар, шәфкать туташлары шулкадәрле игътибарлы, ягымлы, язучылар теле белән әйтсәк, «фәрештәләр кебек». Миңа, олы кешегә алар үз балаларым кебек тоелды.
БСМПда: «Син кайдан? Кем? Ничә яшьтә?» дип аеру юк. Бар кеше дә бертөсле, барысына да тигез ярдәм күрсәтәләр. Палатадагы шартлар әйбәт, бүлмәләр җылы, сиңа төгәл диагноз куйганчы, заманча җиһазланган бүлмәләрдә тәҗрибәле врачлар тикшерә. Анда, мөгаен, елмая белми торган бер генә хезмәткәр дә юктыр. Ә җылы мөнәсәбәт – авыру кешегә икенче дәва ич! Мин шушы изге күңелле, тырыш шәфкать туташларына, дәвалаучы врачларга, бердәм булдыклы коллектив туплаган бүлек җитәкчеләренә, баш врачка барлык дәваланучылар исеменнән рәхмәт әйтәм. Аларның барысының да исемнәрен санап бетереп булмый. Шулай да кардиология бүлегенгең 4нче катындагы 2нче постта хезмәт күрсәтүче бүлек мөдире Андрей Геннадьевичка, врачлардан Наилә Илдархановага, Әлфия Рифовнага, медсестралардан Люция Латыйповага, Гүзәл Низамиевага, Гөлназ Ибраһимовага, Алия Аистовага һ.б.ларга аеруча рәхмәт. Һәрнәрсә югары җитәкчегә бәйле. БСМП әнә шундый булган өчен баш табибка рәхмәтем чиксез.
Больница сине дәвалап, үзеңә дә, якыннарыңа да шатлык өләшә. Шатлык өләшүче медицина хезмәткәрләренең үзләренә дә саулык-сәламәтлек, бәхет телим. Үзебезнең төбәктә – Чаллыда шундый больница булу белән горурланам. 

Зөфәр Дәүләтшин, пенсиядәге укытучы.
Тукай районы Иске Абдул авылы. 

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек