Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга мобилизацияләнгән хәрби егет кайтты

Иң беренче ул гуманитар ярдәм җыючы хатын-кызлар белән очрашты.

“Навигатор успеха” социаль ярдәм үзәге җитәкчесе Ольга Айдимирова көтеп алынган кунагын кабул итте. Аның янына хәрби Олег килде. Ул кыска вакытлы ялда. Шәһәрдәшебез Донбасста хезмәт итә.

-    Бик озак сөйләшеп утырдык. Олег бигрәк тә гаиләсен сагынып кайткан. 2 яшьлек кызы бар. "Ике атна ял иткәннән соң, тагын махсус операция җирлегенә китүе авыр булачак", - ди. Без җибәргән азык-төлек сыйфаты турында да сораштым. Халык алып килгән тушёнкалар арасында очсызлары да очрый. Алар бөтенләй ашарлык түгелдер инде дим. Ул: “Тамак ачканда тушёнка сыйфатына карап тормыйсың, анысы да үтә”, - дип җавап бирде, - дип сөйли Ольга Айдимирова. 

Олег хезмәт иткән ротада Оренбург, Самара өлкәсеннән дә егетләр бар. Шуңа күрә гуманитар ярдәм ул җирлекләрдән дә һәрдаим килеп тора, дип сөйләгән шәһәрдәшебез.

-    Солдатларга гуманитар ярдәм җибәрүче хатын-кызларга рәхмәтләрен җиткерде. Безнең посылкалар солдатларыбызга чыннан да барып ирешә икән. Азык-төлектән тыш, техник җайланмаларга кытлык булуын әйтте ул. Аеруча тепловизорлар җитми икән, - ди Ольга Айдимирова.     

Шушы көннәрдә Чаллыга тагын бер солдат кайтырга тиеш. Ул яраланып, госпитальдә яткан. Ольга Айдимирова һәм гуманитар ярдәм җыючы кызлар аны да түземсезлек белән кунакка көтә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм